news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия татарлары Әнкарада Габдулла Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрде

Төркия татарлары Әнкарада Габдулла Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрде
Ләвәнт Булут фотолары

Бүген Әнкарада, Габдулла Тукай һәйкәле янында, Тукайның туган көне уңаеннан искә алу өчен Төркиядә яшәүче татарлар җыелышкан. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнар. Шагыйрь турында сөйләшүдән соң аның шигырьләре укыдылар, дип хәбәр итте Төркиядә яшәүче Ләвәнт Булут.

Чарада Әнкарада укыган татар студентлары, профессор Рамилә Яруллина һәм башкалар катнашкан. Алар Татарстан флагын күтәреп торганнар.

Дөнья татар лигасы әгъзасы Гөнүл Пултарның һәм Фатма Өзканның хатлары Роза Корбан укыган. Ләвәнт Булут үзе Габдулла Тукайның «Туган авыл» шигырен укыган.

Барлыгы 40 тирәсе кеше булды, дип хәбәр итте Ләвәнт Булут. Чара «Туган тел» җырын уку белән төгәлләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot