news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия спектакльләре Казанда «Нәүрүз» төрки театрлар фестивалендә күрсәтеләчәк

Июнь аенда Казанда узачак «Нәүрүз» төрки театрлар фестивалендә Төркия спектакльләрен күрсәтү планлаштырыла. Бу хакта Казанда Төркия Республикасының 100 еллык юбилеена багышланган тантаналы кабул итү вакытында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

«Июнь аенда Казанда «Нәүрүз» төрки театрлар фестивале узачак. Бу мәйданчыкта Төркия театрларының катнашуы турында планнар бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан мөселман киносы фестивале ел саен диярлек Төркия фильмнары катнашында уза», — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Ул Камал исемендәге татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең Төркия труппасы белән «Гонзарны үтерү» спектаклен куйганын өстәде, ул хәзер бөтен Төркиядә гастрольләрдә йөри.

  • Исегезгә төшерәбез, Төркия Республикасының 100 еллыгы 29 октябрьдә билгеләп үтелде. Ил лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоганны истәлекле дата белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100