news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Россиядән туристлар ташу өчен авиакомпания булдыра

Төркия Россия туристларын йөртү өчен авиакомпания ача. Ул «Көньяк җил» дип аталачак һәм май азагында эшли башлаячак, дип хәбәр итә Airport Haber мәгълүмат порталы. Бу хакта РИА Новости яза.

Самолетлар паркында биш Airbus исәпләнә, өч киң фюзеляжлы һәм ике тар фюзеляжлы очкычлардан тора. Компания үзе Антальяда нигезләнәчәк.

Airport Haber хәбәр иткәнчә, компанияне булдыру турындагы үтенечнамә Төркия гражданнар авиациясе идарәсе тарафыннан хупланган. Ведомство бу гаризаны кыска вакыт эчендә карарга вәгъдә итә. Шулай да, Росавиация ягыннан авиакомпаниягә очышларга рөхсәтләр бирү турында әлегә игълан ителмәде.

Төркия хакимияте бәяләвенчә, пассажир йөртә торган хезмәттән быел гына да бер миллионга якын россияле файдаланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot