news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Россия белән Украина арасында солых төзү яклы – Эрдоган белдерүе

Анкара Россия һәм Украина арасында солых төзү яклы, дип белдерде Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Вильнюста НАТО саммиты нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә. Аның фикеренчә, бу очракта җиңелүчеләр булмаячак. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Сугышта җиңүчеләр юк, солых төзегәндә җиңелүчеләр булмаган кебек. Без үз төбәгебездә тынычлыкка өмет булдырырга телибез. Без Украинада гадел тынычлык урнаштыруны яклыйбыз», – дип яза ТАСС аның сүзләрен.

Моннан тыш, ул Төркиянең конфликтны җайга салуда арадашчы булырга әзер булуы турында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Истанбул ашлык коридоры өчен үзәккә әверелгән кебек, без мондый адымнарда да арадашчы булырга һәрвакыт әзер. <...>. Әмма әлегә мондый тәкъдим безгә килмәде», – дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot