news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия профессоры Мостафа Өнәр җир тетрәү турында: Бу ил тарихындагы иң зур фаҗига

«Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен. Зур югалтулар кичерәбез. Әле дә югалтулар саны арта бара», - диде галим.

Төркия профессоры Мостафа Өнәр җир тетрәү турында: Бу ил тарихындагы иң зур фаҗига
Зилә Мөбәрәкшина

Төркиянең Измир шәһәрендәге Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр җир тетрәвенең ил тарихындагы иң зур фаҗига булуын әйтте.

  • 6 февральдә 04:17 сәгатьтә Төркиянең көньяк төбәге Каһраманмараш һәм аның якын районнарында җир тетрәү булды. Аның көче 7,7 магнитуда тәшкил итте. Икенче 7,6 магнитудалы җир тетрәү 13.24 сәгатьтә Әлбистан районында кабатланды.

«6 февральдә илебезгә зур кайгы килде. Төркиянең көньяк-көнчыгыш җирләрендә 13 млн кеше яшәгән территориядә ике тапкыр бик каты җир тетрәү булды. Безгә мәгълүм булганча, 41 меңнән артык ватандашыбыз вафат булды. Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен. Зур югалтулар кичерәбез. Әле дә югалтулар саны арта бара», - диде ул КФУда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында VII Халыкара фәнни-методик онлайн семинарында.

Галим әйтүенчә, дөньяның төрле почмакларыннан гуманитар ярдәм җибәреп торалар. «Дәүләтнең мөмкинлекләре бик күп. Шуңа күрә зыян күргән шәһәрләрдә гади тормышны аякка бастырырга ышанычыбыз, өметебез бар. Догалар укып торалар, Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт», - диде ул.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Төркия халкының авыр кайгысын уртаклашты һәм башка мондый бәла-каза кабатланмасын иде, дигән теләген белдерде. «Ил, халык һәм төрки дөнья өчен бик зур кайгы. Аллаһы Тәгалә андый кайгы-хәсрәтләр бирмәсен иде. Зыян күрүчеләргә түземлек телибез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100