news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Җөмһүриятенең 102 еллыгы: Югары дәрәҗәдәге аңлашу һәм тарихка кергән татарлар

Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы Төркия Республикасы игълан ителүнең 102 еллыгын билгеләп үтте. Тантаналы чарада вәкиллекләре Казанда урнашкан чит илләрнең баш консуллары, эшмәкәрләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Нигә әлеге бәйрәм төрек халкы өчен мөһим? Татарстан белән Төркияне нәрсә бәйли? Тулырак – «Татар-информ» материалында.

Төркия Җөмһүриятенең 102 еллыгы: Югары дәрәҗәдәге аңлашу һәм тарихка кергән татарлар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кунакларны Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз каршы алды һәм котлау сүзе белән тантаналы чараны башлап җибәрде. Ул Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның Республика көне уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.

Кунаклар арасында Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов, Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие урынбасарлары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина, Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин,Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һ.б. бар иде.

Чара дәвамында Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы оркестры музыкантлары танылган классик әсәрләрне яңгыратты. Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина композитор Эльмир Низамов көенә язылган «Өмете йолдызы» һәм «Мин сине Ходайдан сорадым» җырларын башкарды.

Тантаналы бәйрәмдә Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең берьюлы берничә өлкәне колачлавы турында әйтелде. Төркия Республиканың иң зур тышкы икътисади партнерлары рәтенә кергән нефть химиясе, машина төзелеше, төзелеш, туризм, агросәнәгатьтә проектлар артуы турында искәртелде.

Угур Йылмаз: «Республика кыйммәтләре нигезендә – тырышлык, максатчанлык һәм яхшылыкка омтылу»

Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз әлеге бәйрәмне Татарстан Республикасының дус халкы арасында, Казан шәһәрендә бәйрәм итү зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте.

– Безнең өчен әһәмиятле булган бу көндә чарага килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. 29 октябрьдә без Төркия Җөмһүрияте төзелүне тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм генә түгел, ә илебез тарихында кыенлыкларны җиңү, уңышларга ирешү турында кабат уйлана торган, үткәнне һәм киләчәкне яңадан аңлый торган көн. Азатлык, тигезлек, гаделлек, демократия һәм гражданлык кыйммәтләре, күптөрлелектә бердәмлек, прогресс һәм үсеш, киләчәккә юнәлеш алу һәм алга бару принциплары нигез булып тора.

Гази Мостафа Кемаль Ататөрк җитәкчелегендә төрек халкының көрәше һәм тәвәккәллеге нәтиҗәсендә төзелгән Республика, үзенең көчле демократиясе, үсеш яулаган икътисады һәм тырыш халкы белән, бүген халыкара җәмгыятьнең алдынгы әгъзаларының берсе буларак, бөтен дөньяда тынычлыкка үз өлешен кертеп, өмет белән киләчәккә карый. Бу мизгелдә без тагын бер кат хәзерге Төркиягә нигез салучы Гази Мостафа Кемаль Ататөркнең изге хәтере алдында баш иябез.

Гомумән алганда, Татарстан кебек үк, Төркия югары икътисади һәм мәдәни потенциалга ия. Ел дәвамында без җирле хакимиятләр һәм яшәүчеләр белән хезмәттәшлекне һәм дуслыкны ныгыту максатыннан, шул исәптән Казанда, төбәгебездә күп чаралар үткәрдек. Болар – традицион һәм заманча төрек сәнгатен чагылдыручы тематик күргәзмәләр, төрек киносы көннәре, төрек ашларын таныту чаралары, төрек каһвәсе көне, төрек классик музыкасы концертлары һәм башкалар. Без аларны Төркия чикләреннән читкә алып чыктык һәм Ататөрккә багышланган ике зур концерт оештырдык. Шулай ук Хуҗа Насретдин турында балалар китаплары һәм анимацион фильмнар презентациясен үткәрдек.

Моннан тыш, сәүдә палаталары һәм муниципалитетлар арасында хезмәттәшлек кысаларында сәүдә һәм туры инвестицияләр, шулай ук фән, спорт, мәдәният, мода, музыка һәм кино мәсьәләләре буенча эшлекле сәфәрләр оештырылды.

2025 елда эш сәфәрләре кысаларында Марий Эл, Чувашия, Мордовия Республикаларында, шулай ук Татарстанның Әлмәт, Алабуга, Чаллы, Болгар шәһәрләрендә булдык, Биектау, Спас, Югары Ослан районнарында булдык. Әлеге сәфәрләр аша киләчәктә тормышка ашырылачак кайбер мөһим уртак проектларыбызга нигез салдык.

Киләсе елда Казан шәһәре ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. Без шулай ук Баш консуллыгыбыз ачылуга 30 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез.

Безнең Республика кыйммәтләре нигезендә тырышлык, максатчанлык, белемлелек, шулай ук яхшылыкка омтылу һәм моның өчен кулдан килгән кадәр мөмкин булганны эшләү ята. Бу принципны истә тотып, сезнең ярдәмгә таянып, без һәрвакыт яхшылыкка омтылачакбыз һәм тагын да ныграк эшләячәкбез. Мин ышанам: дус һәм кардәш халыклар белән хезмәттәшлегебез көннән-көн ныгыр, ә ике яклы мөнәсәбәтләр тагын да баер, – диде Угур Йылмаз.

Ул, шулай ук, Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның мөрәҗәгатен укып үтте:

– Илебез чикләрендәге 86 миллион гражданның һәркайсын чын күңелдән әлеге бәйрәм белән котлыйм. Безнең белән бергә цивилизация бакчасын үстергән, уртак тарихны, мәдәни мирасны һәм шатлыгыбызны уртаклашкан барлык дусларыбызга үз халкым исеменнән рәхмәт белдерәм.

Җөмһүриятебез төзелүнең 102 еллыгын зур горурлык белән билгеләп үтәбез. Шуңа ышанам: бу мөһим көн илебез, халкыбыз һәм бөтен кешелек өчен фатихалар чыганагы булыр.

Республикабызга нигез салучы Гази Мостафа Кемаль Ататөрккә тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм, – диелгән иде мөрәҗәгатьтә.

Рөстәм Миңнеханов котлавында: «Татарстан белән Төркия арасындагы югары дәрәҗәдәге аңлашу шатландыра»

Республика җитәкчелеге исеменнән кичәнең мәртәбәле кунакларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмазга Төркиянең тугандаш халкы тормышындагы мөһим вакыйга уңаеннан котлау телеграммасы юллаганнар. Котлауны Юрий Камалтынов ирештерде.

– Бу – тарихи көн, яңа ирекле төрек дәүләте төзелүен символлаштыра. Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуына шатланабыз һәм Россия белән Төркия Җөмһүрияте арасындагы дустанә элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур әһәмият бирәбез. Төркия Татарстанның төп тышкы икътисади партнеры булып тора, моннан тыш, Төркия Җөмһүрияте республика территориясендә чит ил капиталы булган предприятеләр саны буенча беренче урында, - дип билгеләп үткән телеграммада Рөстәм Миңнеханов.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бүгенге Төркия актив рәвештә мөстәкыйль һәм бәйсез тышкы сәясәт алып бара»

– 1923 елда төрек җәмгыяте тарафыннан сайланган заманча демократик дәүләт төзүгә юл сезнең илнең күп гасырлык тарихында яңа сәхифә ачты. Төркия Республикасы күп кенә сынауларны җиңеп чыкты һәм икътисади, социаль һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга иреште. Бүгенге Төркия актив рәвештә мөстәкыйль һәм бәйсез тышкы сәясәт алып бара, төбәкара һәм халыкара көн тәртибендәге актуаль проблемаларны хәл итүдә даими катнаша, дөнья мәйданында югары абруйга ия.

Төркия Республикасының беренче елларында ук Россия белән Төркия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә нигез салына. Татарстан Республикасында без Төркия партнерлары белән нәтиҗәле арадашлыкны югары бәялибез һәм Төркия белән тулаем Россия арасындагы үзара файдалы багланышларны үстерүгә үз өлешебезне кертү белән горурланабыз. Монда Баш консуллык та сизелерлек роль уйный, ул мөһим программаларны һәм хезмәттәшлек проектларын эзлекле рәвештә алга алып бара, – дип билгеләгән Фәрит Мөхәммәтшин котлау телеграммасында.

– Төркия Республикасы бик күп сынауларны җиңеп чыкты. Барлык катнашучыларга ныклы сәламәтлек, дипломатик миссиягездә уңышлар, барлык төрек халкына бәхет, иминлек телим, – диде Юрий Камалтынов котлау сүзләрен яңгыратканда.

Төркия Җөмһүрияте көне тарихы һәм татарлар

Төркия Җөмһүрияте көне ул – ул Төркиянең һәм Төньяк Кипр Төрек Республикасының иң зур милли бәйрәме. Ул һәр елның 29 октябрендә билгеләп үтелә. 2025 елда бу бәйрәмгә 102 ел тулды.

Бәйрәмнең тарихы Госманлы империясенең таркалуы һәм Төркиянең Милли-азатлык көрәше тәмамлануы белән тыгыз бәйләнгән.

Мостафа Кемаль Ататөрк җитәкчелегендә Төрек Милли хәрәкәте башлана, аның максаты илне азат итү һәм яңа, бәйсез дәүләт төзү була. 1920 елның 23 апрелендә Анкарада Төркиянең Бөек Милли Җыелышы (парламент) ачыла, ул яңа хөкүмәт буларак эшли башлый. Хөкүмәт формасын ачыклау зарурлыгы туа. 1923 елның 29 октябрендә Мостафа Кемаль Ататөрк Бөек Милли Җыелышка Төркияне Республика (Җөмһүрият) дип игълан итү тәкъдимен кертә. Парламент бу карарны кабул итә, һәм бу көн Төркия тарихында яңа, дөньяви, демократик дәүләтчелек чоры башлануын символлаштыра. Шул ук көнне Мостафа Кемаль Ататөрк Төркия Җөмһүриятенең беренче Президенты итеп сайлана.

«Дәүләтебез яшәсен, аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен, әлеге бәйрәм зурлап котлана»

Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, тумышы белән Төркиянең Бурса шәһәреннән Гамзә Нур Налбант бәйрәмнең мөһимлеген һәм Төркиядә аны ничек бәйрәм итүләре турында сөйләде:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Безнең өчен республика көнен бәйрәм итү – бәйсезлекне күрсәтә белү. Төркиянең көчле ил булмавын теләмәүчеләр, яман сүзләр әйтүчеләр дә бар. Ләкин мондый хыянәтчел кешеләр үзебезнең арада да булырга мөмкин. Нинди генә яман сүзләр булмасын, Төркия Республикасы Ататөрк күрсәткән юлдан яшәвен дәвам итәчәк. Шуңа күрә безгә кечкенәдән үк: «Иң зур мәхәббәт ул – Аллаһка мәхәббәт, беренче чиратта. Икенче чиратта – ватан килә. Аннан соң өченче чиратта син үзең турында уйлый аласың: гаилә һ.б» – дип аңлаталар. Ягъни ватан гаиләдән дә өстенрәк. Тыныч ватаныбыз булса, кешенең бөтен байлыгы бар, дигән сүз. Госманлы империясе солтаны Кануни Солтан Сөләйман да: «Халык арасында дәүләттән башка байлык юк», – дип әйтеп калдырган. Кулыбыздагы бар байлык ул – безнең ватаныбыз. Төрекләр бәлки бик ярлы булырга да риза булырлар иде, әмма иң беренче чиратта ватаны яшәсен. Шуның өчен ватанны үстерү – һәр кешенең вазифасы.

Дәүләтебез яшәсен өчен, аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен, әлеге бәйрәм зурлап котлана. Бу көнне Төркиядә халык биюләре була, төрле шигырьләр укыйлар: Ататөрккә, республикага, киләчәк буыннарга һ.б. багышланган шигырьләр. Шигырьләрне балалар да тыңлый, шуның өчен Төркия Җөмһүрияте бәйрәменә гаилә белән чыгалар.

Шулай ук гимннар, халык җырлары да була. Гадәттә кызыл һәм ак төстәге киемнәр кияләр, Төркия әләмнәре белән урамга чыгалар. Әлеге бәйрәмне элек стадионнарда котлый иделәр. Хәзер исә урамнарда, зур проспектларда уздыралар. Кешеләр, әйтик, көндез шәһәр буйлап, йөрүләргә чыгалар. Кичен билгеле бер җирдә бөтен халык җыела һәм шулай ук зурлап бәйрәм итәләр , – диде ул.

Төркия Җөмһүрияте һәм татарлар арасында, аеруча Мостафа Кемаль Ататөрк чорында, бик тыгыз һәм әһәмиятле бәйләнешләр булган. Бу бәйләнешләр, нигездә, Идел-Урал төбәгеннән килгән татар мөһаҗирләре эшчәнлеге аша тормышка ашкан.

Россиядәге инкыйлаблар нәтиҗәсендә, бик күп татар зыялылары (актив җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр) Төркиягә күчеп килә. Алар Төркия Җөмһүриятен төзү һәм модернизацияләү процессына зур өлеш кертә. Ататөрк һәм яңа Төркия дәүләте белән тыгыз бәйләнештә булган кайбер татар шәхесләре:

  • Йосыф Акчура – хәзерге Төркиянең төп идеологларының һәм сәясәтчеләренең берсе санала. Мостафа Кемаль Ататөркнең баш киңәшчесе булган һәм Төркиянең Бөек Милли Җыелышы (парламент) депутаты булып эшләгән.
  • Садри Максуди – татар милли хәрәкәте лидеры, депутат, галим. Яңа Төркия Республикасының төзелешендә актив катнаша: хосусый системаны үзгәртүгә һәм модернизацияләүгә зур өлеш кертә.
  • Хәмит Зөбәер Кошай – татар галиме, археолог һәм этнограф. Ул Төркия Республикасында Анкара этнография музеена нигез салучы һәм аның беренче директоры була, Ататөрк үткәргән тарихи һәм мәдәни реформаларны тормышка ашыруда катнаша.
  • Рәшит Рәхмәти Арат – дөньякүләм танылган төрки телләр белгече, филолог. Истанбул университеты профессоры, Төркиянең фәнни һәм мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертә.

news_right_1
news_right_2
news_bot