news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия кинематографы Кавказ имамы Шамил турында фильм төшерергә җыена

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә  3нче һәм 7нче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Гаджимурад Омаров озатуында төрек сценаристы Атилла Энгин булды. Кунакларны Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов кабул итте.

Атилла Энгин - «Воскресший Эртугрул» сериалы авторларының берсе. Ул Кавказның танылган шәехе - имам Шамил тормышы турында картина булдыруны планлаштыра. Агымдагы елда аның 225 еллыгы билгеләп үтелә. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дамир Мөхетдинов кунакны РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең фильмны төшерү белән бәйле рәвештә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә әзер булуына ышандырды. «Без балаларыбызда һәм оныкларыбызда үз динебезгә, милләтебезгә горурлык һәм мәхәббәт орлыклары сала торган дөрес фильмнарга мохтаҗ», - диде ул.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары шулай ук имам Шамил тарихында мөһим герой - генерал Богуславский булуын әйтте. Ул шәех ярдәмендә, беренче булып Коръәнне гарәпчәдән рус теленә тәрҗемә иткән. Бүгенге көндә РФ мөселманнары Диния нәзарәте Төркиядә иң популяр Богуславский тәрҗемәсен күпләп бастыру эшен алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100