news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Искешәһәр татарлары галимнәр Зөфәр һәм Булат Рәмиевлар белән очрашты

Төркиянең Искешәһәр татарлары галимнәр Зөфәр һәм Булат Рәмиевлар белән очрашты
Айзирәк Гәрәева-Акчура

Бүген Төркиянең Искешәһәр татар җәмгыятендә Габдулда Тукай һәм башка мәшһүр затларыбызны өйрәнгән олуг галим, текстолог, профессор Зөфәр Рәмиев һәм аның улы - Истанбулдагы Габзә техник университеты профессоры, физик Булат Рәмиев кунак булды. 

Айзирәк Гәрәева-Акчура

Искешәһәр татарлары җәмгыяте җитәкчесе Видат Догу кунакларга биредә яшәүче татарлар тормышы турында сөйләде. Аннары музейдагы ядкәрләр белән таныштырды. Зөфәр абый гарәп хәрефләре  белән язылган һәм Төркия татарлары тарафыннан күп еллар дәвамында кадерләп сакланган язма ядкәрләрне караганда, күбесен, шунда ук укып күрсәтте.

Габдулла Тукайның  кулдан күчереп язылган әсәрләре тупланган кечкенә бүләк китапчык, Гаяз Исхакыйның үлеменә ун ел тулу уңаеннан кулдан язылган шигырь, инкыйлабка кадәр Казанда чыккан берничә дини китап һәм башка кыйммәтле ядкәрләр турында аңлатты.

Олуг галим шушы кыска гына очрашу вакытында Искешәһәр татарларын иске имляда татарча язган, укыган бабалары мирасына тагын да якынайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100