news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия галиме Тунҗай Таймаз җир тетрәүнең көчен 7,9 магнитуда дип исәпләгән

Төркиянең көньяк-көнчыгыш төбәгендәге сейсмик тибрәнешнең көчен Истанбул текник университеты галиме, геофизика белгече, профессор Тунҗай Таймаз 7,9 магнитуда дип исәпләгән.

Америка геосистемасын тикшерү фонды сейсмологы Сьюзен Хафның «Рейтер» мәгълүмат агентылыгына әйтүенчә, Төркия җир катламының зур өлеше бер-берсенә тиеп торучы ике гигант блок өстенә урнашкан: төньякта - Евразия плитәсе, көньякта - гарәп платформасы. Менә шушы ике плитәнең бер-берсен этүе нәтиҗәсендә җир өстенә, тетрәү барлыкка китереп, бик көчле энергия чыккан.

«Беренчел исәпләүләрдә сейсмометр нәтиҗәсе алгы планга чыга, ләкин җир тибрәлешенең башка факторларын да исәпкә алып хисаплагач, төгәлрәк нәтиҗә алына. Әлбәттә, аңа ирешү тиз була алмый, ул вакыт таләп итә торган эш», - дип сөйләде галим Тунҗай Таймаз телевидение журналистларына.

Галимнәр әйтүенчә, тибрәнеш җир өслегенә якын – җиде километр тирәнлектә барлыкка килгән. Аның нәтиҗәсендә афәт зонасында Төркиядән Гарәп ярымутравына таба сузылган 100 километр озынлыгында җир ярылу күзәтелә, аны галимнәр гадәттән тыш озынлыкта, дип бәялиләр.

Бу ярыкның бер өлеше «Тарсус –Адана- Газиантеп» автотрассасы буенча сузылган. Урыны белән аның киңлеге ике метрга җитә. Бу сәбәпле, афәт районнарына Төркиянең башка шәһәрләреннән ярдәм илтүче автомобильләр утыз сәгатьтән артык юлда көтәргә мәҗбүр булдылар. Юлда төзелеш эшләре дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100