news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия галиме Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең җиде томлыгын чыгарырга җыенуларын әйтте

Татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» әсәренең 7 томлыгын чыгаруга әзерлек эше бара.

Бу хакта «KazanForum» кысаларында матбугат конференциясендә ИРСИКА директоры урынбасары, Төркия галиме Дженгиз Томар сөйләгән.

«Шиһабетдин Мәрҗани – татар тарихы өчен төп галимнәрнең берсе. Аның танылган «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» әсәре бар. Безнең көнгә кадәр әсәрнең тулы анализы булганы юк иде, ниндидер кечкенә өлешләре генә тәрҗемә ителгән, өйрәнелгән иде. Без ул китапны җиде томда бастырып чыгаруга әзерләдек», – диде Дженгиз Томар.

Ул бу хезмәттә ислам тарихы язылганын, төрле шәхесләрнең 6 меңнән артык биографиясе урын алганын әйтте. Болар – пәйгамбәрләр, халифәләр, солтаннар, ханнар, галимнәр, философлар, шагыйрьләр.

«Шиһабетдин Мәрҗани шулкадәр гыйлемле булган: гарәп телендә китап яза алган"», – ди Дженгиз әфәнде. Ул Мәрҗанинең «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» әсәрен «энциклопедия кебек» дип бәяли.

Галим КФУның Милли китапханәсендә саклана торган 450 кулъязманы өйрәнгәннәрен сөйләде.

«Алар арасында төп нөсхәләре булмады, ләкин ул биографияләрнең копияләре сакланган. Китапны әзерләгәндә, Мәрҗани кулъязмалары белән якынлыкны сакларга тырыштык. Күп кенә чыганакларны укыганда, авырлыклар булды, чөнки гарәп теле дә үзгәрә. Философлар, тарихчылар телендә ул төрлечә стильдә бирелә, борынгы һәм заманча гарәп теле аерыла», – дип искәртте Дженгиз Томар.

«Китап басылып чыгарга әзер, аны тикшереп чыгарга әзер белгечләр табылыр дип уйлыйбыз. Татарстан белән бәйле, бәлки, ниндидер хаталары бардыр, шуңа күрә Татарстаннан ислам дине белгечләре – коллегалар белән сөйләшүләр уздырабыз. Без хезмәтнең чыганаклары туган урында чыгуын телибез. Казаннан кардәшләребез белән бергә шушы китапны чыгарырга ниятлибез», – дип планнары белән уртаклашты Төркия галиме.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100