Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия авиакомпанияләре пассажирларга бушлай су бирергә мәҗбүр иткән
Төркиянең барлык авиакомпанияләре пассажирлары 0,2 литрдан да ким булмаган эчәргә яраклы су белән бушлай тәэмин ителәчәк. Төркиянең транспорт һәм инфраструктура министры Абдулкадир Уралоглу шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, гражданлык авиациясе Генераль идарәсе тарафыннан барлык авиакомпанияләргә дә шул хакта боерык җибәрелгән. Әлеге чара, дәвамлылыгына карамастан, барлык рейсларга да кагыла.
Министр сүзләренчә, бу карар очышларның уңайлылыгын арттыруга һәм, бигрәк тә елның эссе вакытында, пассажирларның сәламәтлегенә янаган куркынычларны киметүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз