news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия җәмәгать эшлеклесе Фәтхуллаһ Гүлән вафат булган

Төркия җәмәгать эшлеклесе һәм дин әһеле Фәтхуллаһ Гүлән АКШта вафат булган. Бу хакта аның бертуганының улы Эбесулема Гүлән хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Фәтхуллаһ Гүлән вафат. Аллаһ сине кичерсен», - дип язган ул Х социаль челтәрендә.

Төркиянең Hürriyet басмасы хәбәр иткәнчә, соңгы елларда Гүләннең сәламәтлеге нык какшаган. Бөер җитешсезлеге һәм диабет авыруларыннан тыш, анда шулай ук деменция булган.

Гүлән «Хизмәт» хәрәкәтенә нигез салучы һәм аның лидеры булып санала, Төркия хакимияте аны 2016 елда илдә кискен дәүләт үзгәреше ясау омтылышында гаепләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot