news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрки дөньясы әдәбият журналы Галимҗан Ибраһимовка багышланган мәкалә  бастырды

Төркиянең Кавказ университеты галимәсе язган мәкаләдә Галимҗан Ибраһимовның төрки халыкларга йогынтысы анализлаган.

Төрки дөньясы әдәбият журналы Галимҗан Ибраһимовка багышланган мәкалә  бастырды
“Кардәш каләмнәр” журналы ПДФ досьесыннан скриншот

Төркиядә чыгучы төрки дөньясы уртак әдәбият басмасы  - “Кардәш каләмнәр” журналының соңгы санында тууына 135 ел тулу уңаеннан татар классик язучысы Галимҗан Ибраһимов искә алынган. Бу уңайдан анда Чулпан Зарипова-Четинның мәкаләсе басылган.

Мәкалә “Төрки дөньясының бер мәктәбе: татар язучысы Галимҗан Ибраһимов” дип исемләнгән. Автор татар әдибенең иҗаты һәм эшчәнлегенә бәя биргән, төрки халыкларга йогынтысын анализлаган.

“Галимҗан Ибраһимовның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге төрки халыклар дуслыгын ныгытуга корылган. Әсәрләрендә үз милләтенең яшәү рәвеше һәм гореф-гадәтләрен нинди оста тел белән тасвир иткән булса, башкорт, казах, нугай һ.б. төрки халыкларның көндәлек тормышлары, милли традицияләрен  дә шундый осталык белән яктырткан”, - дип язган Төркиянең Кавказ университеты галимәсе Чулпан Четин.

Мәкалә авторы Галимҗан Ибраһимовның татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы мәкаләләр язуын, дәреслекләр әзерләвен, тәнкыйть хезмәтләрендә халыкта милли аң уяту, әдәбият, музыка, театр сәнгатен  үстерү, формалаштыру һәм фольклорга игътибар арттыру кебек темаларны күтәреп чыгуын, башка төрки халыкларның да туган тел һәм әдәбиятларын үстерүгә хокуклы булуларын яклап чыгуын каләмгә алган.    

Галимә мәкаләсендә Галимҗан Ибраһимовның иҗатын фәнни юнәлештә тикшергән галим һәм язучыларның хезмәтләреннән өзекләр китергән, аның эшчәнлегенә бирелгән бәяләмәләрне төрек укучысына җиткергән. Татар әдибенең иҗат традицияләренең  азәрбайҗан, үзбәк, кыргыз, башкорт, казах язучылары тарафыннан дәвам ителүен ассызыклаган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100