news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрекмәнстанга Татарстаннан икенче төркем делегация килде

Төрекмәнстанга Татарстаннан икенче төркем делегация килде
Фото: Энҗе Габдуллина

Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесе финалында катнашу өчен Татарстаннан икенче төркем делегация Төрекмәнстанның Төркмәнбашы шәһәренә килеп җитте. Делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төркмәнбашы аэропортында Татарстан кунакларын Төрекмәнстанның мәдәният министры Гурбанмырат Мырадалыев һәм җирле ансамбль милли ашлар белән каршы алды. Васил Шәйхразыев иң беренче эш итеп финал узачак зал һәм әзерлекнең нечкәлекләре белән танышты.

Беренче төркем делегация Төркмәнбашы шәһәренә 30 сентябрьдә килде. Берничә көн дәвамында финалга әзерлек чаралары үткәрелде, финалистлар белән репетицияләр узды. «Татар кызы-2026» бәйгесенең финалы 7 октябрьдә «Рухыет» сараенда узачак. 8 октябрьдә «Аваза» милли туристлык үзәгендә җиңүче кызга автомобиль тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot