news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрекмәнстанда Халыкара «Татар кызы» бәйгесен үткәрү мәсьәләләре буенча очрашу узды

Бүген Төрекмәнстан Тышкы эшләр министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төрекмәнстан Тышкы эшләр министры урынбасары Мәхри Бяшимова белән очрашты.

Очрашуның төп темасы – Төрекмәнстанда узачак «Татар кызы» халыкара бәйгесен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре булды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Очрашу барышында яклар дәүләт органнары һәм оештыру комитеты арасында хезмәттәшлекне, бәйге мәйданчыкларын әзерләүне, рәсми делегацияләрне һәм катнашучыларны кабул итү мәсьәләләрен, шулай ук мәдәни программаны оештыру буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, мәдәни элемтәләрне ныгыту һәм милли традицияләрне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Васил Шәйхразыев төрекмән ягына җылы кабул итүләре һәм әлеге зур халыкара проектны оештыруда күрсәткән хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ул «Татар кызы» бәйгесенең Төрекмәнстанда узуы халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга һәм татар халкының бай мәдәни мирасын танытуга зур өлеш кертәчәген ассызыклады.

Үз чиратында, Мәхри Хаҗымгулы кызы Төрекмәнстан ягының бәйгене әзерләүдә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде һәм чараның югары дәрәҗәдә узачагына ышанычын җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot