Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төрекмәнстанда «Татар кызы» финалы өчен чәкчәктән 300 килолы Сөембикә манарасы ясаганнар
Төрекмәнстанда «Татар кызы» халыкара конкурсына әзерлек финишка якынлашты. Төп вакыйга алдыннан Төрекмәнбашы шәһәрендәге «Рухиет» сараеның фойесында Татарстан Республикасының төп символы булган Сөембикә манарасының күчермәсе пәйда булды. Ул тулысынча чәкчәктән эшләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Манара төзү өчен 300 килограмм тирәсе татлы ризык файдаланылган. Бу барлыгы 1500 кап чәкчәк дигән сүз. Татар халкында Сөембикә манарасы — ныклык һәм матурлык, ә чәкчәк — кунакчыллык һәм юмартлык символы булып тора. Әлеге ике символны берләштерү бик мәгънәле килеп чыккан.
Бу татлы Сөембикә манарасы төзү өчен файдаланылган чәк-чәк исраф ителмәячәк. «Татар кызы» финалының гала-концерты тәмамлану белән, барлык 1500 чәкчәк төргәге тамашачыларга бушлай таратылачак. Бу — гади күчтәнәч кенә түгел, ә һәр кунакка татар җылысын үзе белән алып китү мөмкинлеге булачак.
Исегезгә төшерәбез, «Татар кызы-2026» халыкара бәйгесенең финалы 7 октябрьдә «Рухыет» сараенда узачак. 8 октябрьдә «Аваза» милли туристлык үзәгендә җиңүче кызга автомобиль тапшырылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз