news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрекмәнстан Президенты Путинга шагыйрь Фрагиның 300 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды

Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов Россия лидеры Владимир Путинга төрекмән шагыйре һәм классигы Мәхтүмколый Фрагиның 300 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды. Төрекмән сәясәтчесе билгеләп үткәнчә, Россиядә бу юбилей датасын зурлап билгеләп үттеләр, дип яза ТАСС.

Бердымөхәммәдов шулай ук Путинга эштә ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, РФ Президентына әлеге бүләкне тапшыру дустанә мөнәсәбәттәге ике халык һәм ил арасында бертөрле символга әверелде.

Исегезгә төшерик, бүген Ашхабадта «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше - тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумы уза. Әлеге чара бөек төрекмән шагыйре һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фраги тууга 300 ел тулуга багышланган. Путиннан тыш, форумда Әрмәнстан, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Пакистан, Үзбәкстан лидерлары катнашты, шулай ук Төркиядән парламент рәисе килде.

  • Мәхтүмколый Фраги – 1724 елда туган фәлсәфәче һәм шагыйрь, әдәби төрекмән теленә нигез салучы. Аның иҗаты шигърияттә сөйләм теле ролен үстерергә ярдәм иткән. Шагыйрьнең әсәрләрен музыкантлар һәм әкиятчеләр телдән тапшыра, аларны XIX йөзнең беренче яртысында гына бастырып чыгара башлыйлар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100