news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрекләрне татар халкының кунакка кагылышлы ышанулары һәм авыз иҗаты белән таныштырдылар

XXVI халыкара фәнни җыенда Чулпан Четин «Татар әдәбиятында кунак белән бәйле ышанулар, юраулар» дигән темага чыгыш ясады.

Төрекләрне татар халкының кунакка кагылышлы ышанулары һәм авыз иҗаты белән таныштырдылар
Зум платформасыннан скриншот, авторы Чулпан Зариф-Четин

Төрекләр татар халкының кунакка кагылышлы ышанулары һәм авыз иҗаты белән танышты. Бу хакта татар-төрек галимәсе Чулпан Зариф-Четин хәбәр итә.

ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы тарафыннан 2023 елның төрки дөнья мәдәнияте башкаласы игълан ителгән Шуша шәһәренең тарихына багышланган һәм «Шуша: җиңү тантанасы» дип исемләнгән XXVI халыкара фәнни симпозиумда Төркиянең Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин «Татар әдәбиятында кунак белән бәйле ышанулар һәм юраулар» дигән темага чыгыш ясады.

Милләттәшебез татарларда кунак белән бәйле ырымнар, ышанулар, мәкаль-әйтемнәрне анализлады, үрнәкләр китереп, аларның халык авыз иҗатында, фольклорда ничек урын алулары, татар көнкүрешендә кунакның әһәмияте турында мәгълүматлар җиткерде.

«Телевидение, радио, интернет һәм башка технологияләр булмаган чорда өйгә кунаклар килүе зур әһәмияткә ия булган. Чөнки кунак хәбәр, яңалыклар китергән, читтә үзе күргән кызыклы вакыйгалар белән таныштырган, хәтта хуҗаларны теге яки бу афәттән, куркынычтан саклаган. Шунлыктан татарларда кунакка аеры игътибар бирелгән. Кунакчыллык татар мәдәниятенең дә, ислам диненең дә мөһим рухи кыйммәте саналган. Кунакка булган мөнәсәбәттә хуҗаның юмартлыгы, кешелеге, әхлак-тәрбиясе чагылган, кунак өйгә бәрәкәт, муллык китерүче буларак кабул ителгән», - дип сөйләде ул.

Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университеты һәм «Элгер» халыкара фәнни үзәк оештырган XXVI халыкара фәнни симпозиумда Азәрбайҗан, АКШ, Грузия, Россия Федерациясе, Казахстан, Төркия кебек илләрдән 118 галим чыгыш ясады. Фәнни чара зум платформасында онлайн үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100