Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төрек журналының яңа санында татар язучыларының әсәрләре басылды
Анкара шәһәрендә нәшер ителә торган «Кардәш каләмнәр» журналының июнь санында татар язучыларының әсәрләре басылды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, журнал һәр санында хәзерге заман татар әдәбиятыннан үрнәкләр биреп бара. Бу санында Марат Кәбировның Төркиядә яшәүче каләмдәшебез Чулпан Зариф-Четин тәрҗемәсендә «Канатлы кеше» хикәясе басылып чыккан.
Быелгы Тукай премиясенә ия булган шагыйребез Рәниф Шәриповның тормышы һәм иҗаты турында Чулпан Зариф-Четинның үз мәкаләсе дә журнал битләрендә урын алган. Шулай ук шагыйрьнең шигырьләре дә төрек укучысына тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз