news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек журналында Фәнис Яруллин турында мәкалә басылган

Төркиядә нәшер ителә торган «Төрки дөнья тарих мәдәният журналы»ның быелгы февраль санында күренекле татар язучысы Фәнис Яруллин турында күләмле язма чыккан.

«Мәкалә халык язучысының 85 еллыгы уңаеннан «Идел-Урал зыялылары» рубрикасында бастырылган. Мәкаләне филолог, тәрҗемәче Роза Корбан әзерләгән», дип хәбәр итә Фәнис Яруллинның туганнары.

Автор мәкаләдә әдипнең үз халкына намус белән хезмәт итүен ассызыклый. «Аның тормышын мин «түземлек триумфы» дип атар идем», - дип язучының шәхесенә соклануын белдерә һәм иҗатына югары бәя бирә.

Язмада язучының тормыш иптәше Нурсөя Яруллинага да киң урын бирелгән, танышу тарихлары турында фикерләре урнаштырылган.

Мәкаләдә Фәнис Яруллинның прозасын иҗат эволюциясе аша анализлаган филология фәннәре кандидаты Сәүия Хәкимова фикерләре дә бар. «Фәнис абый белән Нурсөя апа - минем өчен әти белән әнием урынына калган кешеләр», ди Сәүия.

Ул Нурсөя ханымның туганы буларак, Фәнис Яруллиннар өенә килеп яши башлагач татар әдәбияты белән кызыксынып китүен ассызыклый. «Хәле нинди авыр булуга карамастан, газиз халкы өчен матур, тәрбияви әсәрләр иҗат итүче Фәнис абыйны күрү миндә соклану хисләре уятты һәм аның әсәрләренең эчке структурасына төшенү теләге туды», ди галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100