Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төрек-татар язучысы Фатиһ Кутлуның татар телендә язылган беренче китабы чыкты
Бүген танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлуның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кардәшлек кадере» дип аталган беренче китабы тәкъдим ителде. Әдипнең яңа китабында иҗат эволюциясенә багышланган публицистик язмалар, истәлек-хатирәләр һәм Төркиядәге мөһаҗир татарларның рухи мирасы тупланган.
Чарада Татарстанның күренекле әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре, язучылар, нәшрият хезмәткәрләре һәм журналистлар катнашты. Кичәдә чыгыш ясаучылар Фатиһ Кутлуның иҗат юлы үзенчәлекләренә һәм китапның әһәмиятенә тукталды.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Бу чара – тарихи вакыйга, дип искәртте Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин.
«Без бүген тарихи вакыйга шаһитлары булдык. Моңа кадәр бер генә төрек язучысының да татар телендә китап чыгарганы булмагандыр. Тәрҗемәләр булды, ләкин үзләре язган китаплар чыкканы юк. Моңарчы без Фатиһ әфәндене тәрҗемәче буларак белә идек. Аны татар әдәбияты илчесе дип атарга була. Ул – безнең әдәбиятны төрекләргә җиткерүче. Аяз Гыйләҗевның, башка күренекле язучыларның әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткән шәхес», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык язучысы Ркаил Зәйдулла авторны татар әдәбиятының илчесе дип атады.
«Фатиһ безгә тәрҗемәче буларак та, язучы буларак та бик кадерле. Ул безнең өчен төрки дөнья арасындагы арадашчы, илче, безнең кардәшлек күперебез. Китабының исеме дә бик мәгънәле – «Кардәшлек кадере». Ул безгә, башка милләт кешесе булып та, татар дөньясы, рухи мирасы, гореф-гадәтләре белән бәйләнешне югалтмауның кадерен күрсәтә», – дип ассызыклады язучы.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Язучы үзе китапның тышлыгын булдыру тарихы турында сөйләде. Аның авторы – әдипнең кызы Рауза Кутлу.
«Беренче китабымның тышлыгын кызым Рауза ясады. Барысы да, китапны алып укыганчы ук, тышлыгы матур булуын әйтте. «Эчтәлеген әле белмим, ләкин тышлыгы бик матур булган», – диделәр. Китап тышлыгы белән алдыра», – диде ул.
Әдип шулай ук шәхси истәлекләре белән уртаклашты. 2023 елда Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булган әнисен искә алды һәм аңа багышлап «Әниемә» җырын башкарды.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз