news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек галиме Җиһан Чакмак Фатих Кәрими иҗатындагы юмористика турында сөйләде

Төрек галиме Җиһан Чакмак Фатих Кәрими иҗатындагы юмористика турында сөйләде

Төркиянең Нигдә шәһәрендә оештырылган IX халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумында күренекле татар язучысы, журналист Фатих Кәрими иҗатындагы юмористика хакында фәнни доклад тәкъдим ителде. 7-10 июнь көннәрендә үткән гыйльми җыенда Фатих Кәриминең иҗаты турында Төркиянең Маниса шәһәрендәге Җәлал Баяр исемендәге университет галиме Җиһан Чакмак сөйләде. Ул язучының «Телсез хатын» әсәрен анализлаган.

Галим әйтүенчә, «Телсез хатын» әсәрен бу көнгә кадәр Төркиядә бер кем дә тикшерергә алынмаган, шунлыктан ул төрек укучысына әлегә таныш түгел. Фатих Кәриминең бу хикәясе 1908 елда Оренбургтагы татар матбугатында өлешләп басылып чыккан. Ул язу төре, эчтәлек жанры буенча язучының башка әсәрләреннән аерылып тора.

Җиһан Чакмак фәнни мәкаләсендә әнә шул аермага - әсәрнең төп үзенчәлегенә тукталган. Ул әсәрне кыскача аңлатып, андагы юмор элементларын анализлаган. Фатих Кәримине тормышның һәр тармагындагы уңай үзгәрешләрне хуплаучы, бөтен эшчәнлеген татар җәмгыятенең алгарышына, мәнфәгатьләренә атаган җитди язучы булуын ассызыклап, әлеге әсәрендә җәмгыять проблемаларын киная һәм юмор аша җиткерүен белдергән.

Җиһан Чакмак Фатих Кәриминең «Телсез хатын» хикәясен төрек теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгарырга җыена.

IX халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумы Нигдә шәһәрендәге Өмәр Халисдемир исемендәге университетта оештырылды. Төрле илләрдән чакырылган 176 галим докладларын «Зәки Вәлиди Тоган», «Исмәгыйл Гаспралы», «Надир Дәүләт», «Чыңгыз Айтматов» кебек исемләнгән 22 секциядә тәкъдим иттеләр. Фәнни җыенга зум системасы аша онлайн катнашу мөмкинлеге дә бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100