news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрек галиме Амстердам университетында дин белгече Галимҗан Идриси турында сөйләгән

Төрек галиме Амстердам университетында дин белгече Галимҗан Идриси турында сөйләгән
Әхмәт Канлыдәрә

Нидерланд башкаласындагы Амстердам университетында төрек галиме Әхмәт Канлыдәрә сәясәтче, журналист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Галимҗан Идриси (1887-1959) турында фәнни доклад белән чыккан. Бу хакта галим үзе хәбәр итә.

«Глобаль Көнчыгыш һәм глобаль Көньяк арасында теләктәшлек: әдәбият, сәнгать һәм ислам» дип исемләнгән гыйльми җыенда Әхмәт Канлыдәрә Галимҗан Идрисинең ике бөтендөнья сугышлары арасында Германиядә дин белгече, сәясәтче буларак мөһим роль уйнавын ассызыклаган. Аның интеллектуаль үсешенә, реформачыл исламчыл-төрки идеяләренә, госманлы империясе чорында «Яшь төрекләр» белән бәйләнешләренә, сәяси карашларына игътибар юнәлткән.

«Галимҗан Идрисинең Бохара, Истанбул кебек шәһәрләрдә һәм Европа илләрендә белем алу чорындагы язмаларын өйрәнү безгә әлеге заманның интеллектуаль атмосферасын аңларга, Россия мөселманының белем алудагы авырлыкларын һәм мәдәни конфликтларын күзәтергә мөмкинлек бирә», - ди Мәрмәрә университеты тарих галиме, профессор Әхмәт Канлыдәрә.

Тарихчының әлеге доклады «Себерле татар мулласының интеллектуаль эволюциясе» дип атала.

Шунысы да игътибарга лаек: Әхмәт Канлыдәрәнең Ататөрек исемендәге мәдәният, тел һәм тарих институтының «Төрки дөнья энциклопедиясе»ндә дә Галимҗан Идриси турында киң мәгълүматка ия мәкаләсе басылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot