news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Торба тишелү сәбәпле, Әлмәттә күпфатирлы алты йортта җылылык беткән

Әлеге йортларда барлыгы 325 кеше яши.

Торба тишелү сәбәпле, Әлмәттә күпфатирлы алты йортта җылылык беткән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Авария сәбәпле, Әлмәтнең Ленин һәм Җәлил урамнарындагы берничә йортта җылылык бирүне туктатканнар. Бу турыда ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына 18.00 сәгатьтә хәбәр килгән.

«Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, торба тишелү сәбәпле, җылылыкны сүндергәннәр.

Шулай итеп, бер мәктәп һәм күпфатирлы алты йорт җылылыксыз калган. Аларда 325 кеше яши.

Хәзерге вакытта өч йортка һәм мәктәпкә җылылык җибәргәннәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot