news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Торакны түләүсез хосусыйлаштыруның вакыты белән бәйле мәсьәләгә ачыклык керде

Түләүсез хосусыйлаштыру быел, алдан билгеләнгәнчә,1 мартта төгәлләнмәячәк.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Чәршәмбе көнне утырышта Дәүләт Думасы икенче укылышта Россиядә торакны срокларсыз түләүсез хосусыйлаштыру турында төзәтмәне кабул итте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Канун проекты закон нормаларыннан торакны түләүсез хосусыйлаштыру турында вакыт чикләрен юкка чыгара. Гамәлдәге канун  нигезендә түләүсез хосусыйлаштыру быел 1 мартта төгәлләнергә тиеш иде.

Кичә әлеге тәкъдимне Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде.

"Якын арада без бу тәкъдимне канунлы рәвештә ныгытабыз, ә түләүсез хосусыйлаштыру быел, алдан билгеләнгәнчә,1 мартта төгәлләнмәячәк", – дип язган Медведев фейсбуктагы үз битендә.

Дәүләт Думасының Торак-коммуналь хуҗалыгы буенча комитеты сишәмбе көнне срокларсыз хосусыйлаштыру турында төзәтмәне кабул итүне тәкъдим итте. Ул палатаның беренче укылышында кабул ителгән, хәзер Дәүләт Думасында, техник яктан закон проектына кертү күзалланган.

Алдан канун проекты түләүсез хосусыйлаштыру 2020 елга кадәр аерым категория гражданнарга – кырымлыларга, авария хәлендәге йортлардан күченүчеләргә һәм ятимнәргә генә каралган булган.

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев белдерүе буенча барлык гражданнарга да срокларсыз түләүсез хосусыйлаштыру булдыру максатыннан канун проекты тексты тулысынча үзгәртелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot