news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Торак шартларын яхшырту өчен өстәмә чиратка басучы ветераннарның биштән бере ТР да яши
Бүген төбәкләр җитәкчеләре катнашында шушы мәсьәләгә багышланган видеокиңәшмә узды
Скопировать ссылку
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиянең 16 төбәге Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту буенча йөкләмәләрен инде үтәп чыккан. Бу хакта бүген төбәкләр җитәкчеләре катнашында уздырылган видеокиңәшмәдә РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин җиткерде. Татарстаннан киңәшмәдә Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2005 елның 1 мартына кадәр торак шартларын яхшырту өчен чиратка баскан ветераннар алдындагы бурычларын үтәп чыгучылар арасында Ингушетия, Хакасия республикалары, Камчатка крае, Амур өлкәсе һ.б. бар. Саха (Якутия) республикасы, Кемерово, Түбән Новгород өлкәләре дә графиктан алда бара. Ә менә Калмык, Тыва республикалары калыша. Виктор Басаргин киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, быел ветераннарны тораклы итү өчен 19 млрд. сум күләмендә өстәмә финанслар кирәк. Бу - торак шартларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка басучыларның өстәлүе белән бәйле. Россия буенча, 2005 елның 1 мартына фатир көтеп чиратта торучы ветераннар саны 29 меңнән артык булса, 2009 елның декабрь ахырында аларга 24 мең 788 кеше өстәлгән. “Бүген торак шартларын яхшыртырга теләгән ветераннарны хисапка алуның яңа системасы кулланыла”, -ди федераль министр. Аның белдерүенчә, өстәмә рәвештә хисапка алынучы ветераннарның (2005 елның 1 мартыннан соң теркәлүчеләр) 20 процентка якыны Татарстанда яши. 2005 елның 1 мартына кадәр торак шартларын яхшырту буенча теркәлгән ветераннарның 22 мең 737 се 2008-2009 елларда тораклы булган. Бу категориядән тагын 6 мең 331 кешене тораклы итәсе калган.
Виктор Басаргин сугыш ветераннарын тораклы итү мәсьәләсенең ил җитәкчелегенең махсус контролендә булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген билгеләгәндә бу пункт өстенлекле булып калачак.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ветераннарның торак шартларын яхшырту юнәлешендә алып барылган эшчәнлек хакында сөйләде. Аның белдерүенчә, бу мәсьәлә республика җитәкчелегенең катгый контролендә. Татарстанга федераль үзәктән ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен субсидия рәвешендә 2 млрд.сум алынган. Шуның 391 млн. сумы узган елның декабрендә алынган. Узган ел республикада 1359 ветеран торак шартларын яхшырткан. 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка басучыларның тагын 218 ен фатирлы итәсе калган. Өстәмә рәвештә хиспка алынучы ветераннар саны исә 5770 кеше.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot