news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Торак приватизациясе программасы тукталырга мөмкин - Россия төзелеш министрлыгы

Закон проекты инде әзер.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы торакны хосусыйлаштыру программасын туктату турында закон проекты әзерләгән. Бу хакта ведомство башлыгы урынбасары Олег Бетин хәбәр иткән.

"Без закон проекты әзерләдек, ул Баш хокукый идарәдә экспертиза узды һәм аны Россия Икътисади үсеш министрлыгына юлладык. Шуннан Хөкүмәт каравына тапшырылырга тиеш", - дип белдергән Бетин. Бу хакта "РИА Новости" яза.

Аның сүзләренчә, Россиядә хосусыйлаштырылган торак күләме 85 проценттан арткан, муниципалитетлар яңа торак төземи. Шул сәбәпле, министрлыкта хосусыйлаштыруны туктатырга кирәк дип саныйлар.

Ведомство төбәкләрнең хосусыйлаштыруга ничек каравын беләчәк дигән ул.

"65 субъект хосусыйлаштыруны дәвам итү яклы. Бу торакны карап тоту чыгымнарын киметә, капремонт ясарга кирәкми, милеккә салым килә. Әмма бу социаль кулланылыштагы торак фондны киметә", - дип ачыклык кертте министры урынбасары.

29 февральдә Россия Президенты Владимир Путин торакны бушлай хосусыйлаштыру срогын 2017 елның 1 мартына кадәр озайту турында закон имзалаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot