Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Торак милекчеләре ширкәтләре үзгәртеп корылачак
Алар карамагындагы күп фатирлы торак йортлар саны 16дан артмаячак
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта күп фатирлы торак йортлар белән идарә итүче компанияләрне лицензияләүгә әзерлек алып барыла. Шулай ук яңа таләпләр нигезендә торак милекчеләре ширкәтләрен үзгәртеп кору зарурлыгы да туа. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов билгеләп узды.
Аның әйтүенчә, 255 нче Федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелгән. “Әгәр дә элек торак милекчеләре ширкәтләренең турыдан-туры идарәсендә байтак кына күп фатирлы торак йортлар булса, хәзер аларның саны 16дан артык була алмый. Алар башка идарә формасына үзгәртелергә тиеш”, - дип ассызыклады С. Крайнов.
Инспектор билгеләп узганча, безнең 300-400 йортны үз эченә алган “Азино-1”, “Азино-2” торак милекчеләре ширкәтләре бар. Алар 2016 нчы елның беренче яртыеллыгына кадәр үзгәртелеп корылырга тиеш, диде ул.
Искәртеп узабыз: лицензия бары тик идарәче компанияләргә генә биреләчәк. Бүгенге көндә мондый 232 оешма исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз