Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Торак милекчеләре ширкәте рәисләре өчен квалификация имтиханы кертергә тәкъдим итәләр
Торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ) һәм торак-төзелеш кооперативлары (ЖСК) рәисләре квалификация имтиханы узарга тиеш, һәм алар өчен штрафлар идарәче компанияләр өчен штрафлар дәрәҗәсендә булырга тиеш, дип белдерде Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон.
Аның сүзләренчә, йортлар белән идарә итүдә тәртип урнаштыруны дәвам итәргә кирәк. Депутат торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары рәисләренә квалификация имтиханы һәм идарәче компанияләр белән тигез күләмдә штрафлар кертергә тәкъдим итте. Хәзер торак милекчеләре ширкәтләре өчен, асылда, формаль санкцияләр гамәлдә: идарәче компанияләргә 200-300 мең сум, ә торак милекчеләре ширкәтенә – 5 мең сум штраф салалар, дип язган Вольфсон үзенең Telegram-каналында.
Шулай ук парламентарий төзүче идарәче компанияләренең яңа төзелешләрдәге эш вакытын өч айдан бер елга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, өч ай эчендә кешеләр күченеп өлгерми, йорт кышкы цикл узмый, һәм намуссыз көндәшләр моннан файдалана, техника һәм төзекләндерүгә акча керткән идарәче компанияләрдән йортларны эләктереп ала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз