news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча быел Татарстанда 161 йорт төзеләчәк

Әлеге йортларда 636 фатир — ятимнәргә, шулай ук 8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына биреләчәк.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 5159 фатирга исәпләнгән 161 йорт сафка бастырылачак. Аларның гомуми мәйданы 280,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.

Әлеге йортларда 636 фатир — ятимнәргә, ә 8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылачак.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру ярдәмдендә 2020 елда Татарстанда 3767 фатирга исәпләнгән, гомуми мәйданы 216,5 мең квадрат метрны тәшкил иткән 153 йорт төзелгән иде. Шул йортлардан 600 фатир — ятимнәргә, 4 фатир — Бөек Ватан сугышы ветераннарына, 91 фатир — грант алган табибларга, 94 фатир авария хәлендәге торактан күченүчеләргә бирелде.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру максатын тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100