news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 37 мең гаилә торак шартларын яхшыртты

Татарстанда быел 2,9 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшыру көтелә.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 37 мең гаилә торак шартларын яхшыртты

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Үткән ел Татарстанда 37 мең гаилә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча торак шартларын яхшыркан.

2019 елда барлыгы 2,6 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 11 процентка күбрәк. Бер кешегә торак белән тәэмин ителеш күрсәткече 27,3 квадрат метрга җитте.

Быел республикада 2,9 миллион квадрат метр торак сафка бастыру планлаштырыла.

Проектның максаты — халыкның торак шартларын яхшырту һәм шәһәр мохитен уңайлы итү.


news_right_1
news_right_2
news_bot