news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак кредитлары алган россиялеләрне физик затлар кеременә салым түләүдән азат иттеләр

2025 елның 1 гыйнварына кадәр торак кредитлары рәсмиләштергән россиялеләрне процентлар буенча янга калдыру нәтиҗәсендә алынган матди файдадан физик затлар кеременә салым түләүдән азат иттеләр. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалады.

Документта гражданин торак сатып алу яки төзү, булган объектка яки шәхси торак төзелеше өчен участоклар сатып алу максатыннан алган кредитлар һәм займнар хакында сүз бара. Моннан тыш, ташлама шундый килешүләрне рефинанслауга да карый.

Мондый очракларда матди файда кредит буенча процентларның Үзәк банк билгеләгән төп ставканың өчтән икесеннән дә азрак тәшкил итүенә кайтып калырга мөмкин. Элегрәк мондый килешүләрдән алынган теләсә нинди матди файда салымнардан азат ителгән иде, әмма 2024 елның 1 гыйнварыннан ташлама бирелмәде. Яңа закон белән аны кире кайтардылар.

Ташламадан агымдагы елның 31 декабренә кадәр кредит буенча килешү төзүчеләр файдалана ала. Моннан тыш, гражданинның салым органы тарафыннан расланган милеккә карата салым чигерүенә хокукы булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100