news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү сроклары турында MAX хәбәр итәчәк

MAX мессенджерындагы махсус чат-бот Россия халкына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү сроклары турында искә төшерәчәк. Бу хакта РИА Новости РФ Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренчеләрдән булып MAX да эшли башлады. Анда республиканың төп яңалыклары басыла.

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, йорт чатлары Дәүләт торак күзәтчелеге органнары тарафыннан формалаштырылачак, ә администрацияләүне идарәче компанияләр үз өстенә алачак.

«Чат торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү срокларын искә төшерәчәк. Чат-ботның функционалы киңәячәк һәм кулланучылар белән тыгыз элемтәдә эшләп бетерелә», – дип хәбәр итте ведомство вәкиле.

Аның сүзләренчә, киләчәктә сервис мөмкинлекләрен киңәйтү планлаштырыла, шул исәптән идарә итүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга, шулай ук контрольлек итүче органнарга гаризалар бирү өчен. Мондый мөрәҗәгатьләр турыдан-туры торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot