Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Торак-коммуналь хезмәткә түләүләрне Татарстанның тарифлар комитеты сайтында тикшереп була
Татарстанда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында «Коммуналь түләүләр калькуляторы» ярдәмендә мөстәкыйль исәпләп чыгара ала. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында «Гражданнарны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр» бүлегендә «Калькулятор коммунальных платежей» бар. Ул мәгълүмат коралы, калькулятор коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме үсешенең билгеләнгән чикләүләргә туры килүен онлайн тикшерү мөмкинлеге бирә», – диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, төбәк калькуляторының исәпләү нәтиҗәләре мәгълүмати характерда һәм түләү документы түгел. Мәгълүматлар төрле булган очракта, кешеләр өстәмә аңлатмалар сорап, хисап үзәкләренә һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Калькулятор коммунальных платежей» исәпләү коралы бар. Ул коммуналь түләүләрнең региональ калькуляторларына сылтама агрегаторы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз