Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Торак-коммуналь комплексны үзгәртеп кору 33,2 миллиард сумга төшә
Торак-коммуналь комплексны үзгәртеп кору 33,2 миллиард сумга төшә
(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Татарстанның Дәүләт Советы тарафыннан расланган 2004-2010 елларда республиканың торак-коммуналь комплексын үзгәртеп кору һәм модернизацияләүнең 5 еллык программасы эшли башлый. Әлеге документның тексты рәсми рәвештә 18 декабрьдә басылды һәм шушы көннән үз көченә керде.
Программаны гамәлгә ашыру 33,2 миллиард сум күләмендә бәяләнә. Финанслау чыганаклары - федераль, республика һәм җирле бюджетлар, торак-коммуналь комплекс оешмалары, торак-коммуналь хезмәт кулланучылары, инвесторлар акчалары, банк кредитлары, шул исәптән, чит илнекеләр дә.
Программа нигезендә, 2005 елда комплексны финанс ягыннан тотрыклыландыру һәм хезмәтләрне монополиядән арындыруны башкару планлаштырыла. 2006-2007 елларда торак фонд белән профессиональ дәрәҗәдә идарә итү һәм комплекска шәхси инвестицияләрне җәлеп итүне стимуллаштыручы норматив база булдыруны тәмамлау ниятләнә. 2008-2010 елларда сыйфатлы хезмәт күрсәтү, инженер-коммуналь системаның ышанычлы эше белән тәэмин итү булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз