news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Торак-коммуналь хуҗалыкка - яңа сыйфат” Бөтенроссия форумында Ф.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә ТР делегациясе катнашты

Регионнар үзәккә күп кенә мәсьәләләрне чишү буенча үз тәкъдимнәрен кертәләр, бу тормышка оптимизм уята, ди Татарстан парламенты башлыгы

 (Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Торак-коммуналь хуҗалык тармагын ничек итеп яңа биеклеккә күтәрергә? Бу сорауга җавап табу өчен, илебезнең төрле төбәкләреннән шушы өлкәдә эшләүче меңгә якын вәкил Чиләбегә “Бердәм Россия” партиясе оештырган “Торак-коммуналь хуҗалыкка - яңа сыйфат” дигән Бөтенроссия форумына җыелды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты.

Форум кысаларында идарәче компанияләргә карта таләпләр, милекчеләрнең үз хокукларын яклау тәртибе, түләүләрнең “үтәкүренмәлеге”н тәэмин итү кебек мәсьәләләр тәфсилләп тикшерелде.

“Ябык ишекләр” артында үткән әлеге чара турында Татарстаннан килгән журналистларга сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин соңгы вакытта партиянең үзәк аппараты тарафыннан яңа эш формасы булдырылуын, аеруча актуаль темалар буенча россиянең барча төбәкләреннән вәкилләр чакырып форумнар үткәрелүен әйтте. Әлеге чарларадан соң мөһим каралар кабул ителә һәм алар ил күләмендә тормышка ашырыла башлый, диде.

«Торак-коммуналь хуҗалык тармагына кагылышлы сорауга килгәндә, җәмгыятьтәге киеренкелекне бетерергә ярдәм итәрдәй чараларны үз эченә алган карар өлгереп килә. Тагын шунысы да бар: регионнар үзәккә күп кенә мәсьәләләрне чишү буенча үз тәкъдимнәрен кертәләр, бу тормышка оптимизм уята», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot