Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре базасында акционерлык җәмгыяте оешырга тора
Шул мәсьәлә буенча ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Азат Хамаев бүген киңәшмә үткәрде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре базасында яңа акционерлык җәмгыяте төзү турында сүз бара. Шуның буенча бүген ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Азат Хамаев киңәшмә уздырды һәм анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР тарифлар буенча комитеты, ТР буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе, ТР Икътисад министрлыгы җитәкчеләре катнашты.
Әлеге үзгәрешләр, ягъни акционерлык җәмгыятенә берләштерү республика район һәм шәһәрләрендә җылылык, су белән тәэмин ителеш буенча хезмәт күрсәткән һәм Татарстан милке булган торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең акцияләр пакетын берләштерүне һәм алга таба инвестицияләр җәлеп итүне күздә тотып эшләнә. Бу исә киләчәктә ул предприятиеләрдә икътисади хәлне торыклы итәргә, идарә итүне оперативлаштырырга, югары нәтиҗәле технологияләр кертергә нигез бирә, дип саныйлар киңәшмәдә катнашучылар. Министрлык сайтындагы шул хактагы мәгълүматта, Татарстан ягыннан 23 торак-коммуналь хуҗалык предприятиесенең акцияләр пакетын (һәркайсының устав капиталыннан 75 процент) яңа акционерлык җәмгыять карамагына тапшыру ниятләнә, диелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз