news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге идарә компанияләре рейтингын төзи

2017 елда игълан ителәчәк рейтингта республиканың торак фондына хезмәт күрсәтүче идарә компанияләре эшчәнлеге халык бәясен алачак.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Татарстанның төбәк иҗтимагый контроль үзәге 2017 елда республиканың торак фондына хезмәт күрсәтүче идарә компанияләре рейтингын бастырып чыгарырга әзерләнә. Бу хакта бүген Татарстан халкының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хокукый белеменә багышланган матбугат конференциясендә әлеге үзәкнең рәисе Михаил Застела хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күп кенә проблемалар бүгенге көндә идарә компанияләрен лицензияләү системасындагы җитешсезлекләр аркасында килеп чыга. Михаил Застела җитәкләгән үзәк бу проблемаларны 2013 елдан өйрәнеп бара.

“Намуссыз компания урынына яңасы килеп, торак фондында акча эшләү теләге белән янса да аңа элеккеге хуҗаларның бурычларын да капларга кирәк. Идарә компанияләренең эшчәнлеген бәяләү шартлары төрле: мәсәлән, Россия күләмендә рейтинг төзегәндә ул бер төрле, ә бездә үзебезчә. Шулай ук без гражданнарның мөрәҗәгатьләрен дә исәпкә алачакбыз. Халыкның нәрсәгә зарлануын беләбез, бу юнәлештә дә эшләячәкбез, идарә компанияләренә эш алымнарын үзгәртергә туры киләчәк”, – ди Михаил Застела.

Бүгенге көндә үрнәк булырдай идарә компаниясе бармы, дигән сорауга исә ул җавап бирә алмады. “Начарларны аерып әйтергә җиңелрәк. Чаллыда республика дәрәҗәсендә проблемалар тудыручы идарә компанияләре бар”, – ди Михаил Застела.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100