news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак-коммуналь хуҗалыгы буенча бурычларның юклыгын раслау кире кагылды

Бурыч бармы яки юкмы икәнлеген белү өчен махсус мәгълүмат банкы кулланылачак.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Россиядә торак-коммуналь хуҗалыгы буенча бурычларның юклыгын раслауны кире кактылар. Тиешле законны Россия Дәүләт Думасы кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Компенсация һәм субсидия алу өчен, кешеләргә хәзер торак-коммуналь хуҗалыгы түләүләрендә бурычлары юклыгын расларга кирәк булмаячак. Бурыч барлыгы хәзер суд карары нигезендә расланырга тиеш.

Бурыч бармы яки юкмы икәнлеген документ белән расларга кирәк булмаячак. Аны тикшерү өчен махсус мәгълүмат банкы кулланыла.

Дәүләт Думасына әлеге закон проектын “Бердәм Россия”, ЛДПР һәм “Гадел Россия” депутатлары тәкъдим иткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100