news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә?
Аларны ТР Икътисад министрлыгы белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге интернет-сайтларындагы кабул итү бүлмәләре аша юллап була
Скопировать ссылку
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Торак-коммуналь хезмәтләр бәяләре һәм сыйфаты буенча халыктан алына торган мөрәҗәгатьләрнең тагын да артуын күздә тотып, ТР Икътисад министрлыгы белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге интернет-сайтларында махсус кабул итү бүлмәләре эшләве хакында искәртә. Аларны http://mert.tatar.ru; http://cesi.tatar.ru адреслары буенча кереп табарга була.
Һәр граждан әлеге интернет- кабул итү бүлмәләре аша торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы үзен кызыксындырган сорауны юллый ала. Моннан тыш, Икътисад министрлыгының интернет сайтында еш алына торган сорауларга җаваплар тупланган махсус бит тә эшләп килә. Министрлык һәм Икътисади-социаль тикшеренүләр үзәге сайтларында шулай ук халыкның күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең саны һәм сыйфатыннан ни дәрәҗәдә канәгать булуын ачыклауны максат иткән социологик сораштыру уздырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2