news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәя билгеләү һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын эшче төркем өйрәнә

Ул ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә республикада халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә түләнә торган акчасын оптимальләштерүне, энергетикада нәтиҗәлелекне арттыруны күздә тотып төзелгән

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә республикада халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә түләнә торган акчасын оптимальләштерү, энергетикада нәтиҗәлелекне арттыру буенча эшче төркем төзелгән, Хөкүмәтнең шул хактагы күрсәтмәсе быел 12 февральда имзаланган. Әлеге эшче төркемгә рәис урынбасарлары сыйфатында ТР икътисад министрының беренче  урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева белән ТР Тарифлар буенча комитеты җитәкчесе Марина Фәйрушина да кертелгән, анда республиканың шушы юнәлештәге оешмалары белгечләре, министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә эшләячәк. 

Эшче төркем, аерым районнарда күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрне сыйфат һәм халык түли торган тарифлар мәсьәләсендә өйрәнеп, техник яктан тикшерә, башка районнар белән чагыштырып гомумиләштерә,  ә белешмәләр халыктан хисап приборлары, профильле оешмалар һәм җирле үзидарә органнары буенча алына. Коммуналь предприятиеләр һәм торак хезмәтләр күрсәтә торган предприятие-оешмаларга тикшеренү нәтиҗәләренә таянып чыгарылган тәкъдимнәрне җиткерүне төп максат иткән әлеге эшче төркемнең бүгенгә беренче утырышлары булган, районнар сайлап алынган.

 Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2010 елда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар формалашу темасына уздырылган брифингта А.Кудрявцева шул хакта игълан итте. Аның сүзләренчә, эшче төркем көн саен диярлек уздырыла торган утырышында 2шәр район буенча вазгыятьне карап-тикшерә, анализлый. Төп эшебез әлегә җылылык тарифларын өйрәнүгә кайтып кала, чөнки торак-коммуналь хезмәтләр структурасында җылылык өчен иң күп акча китә, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм лифтларны куллануга түләтелә торганы да аеруча кызыксындыра, диде А.Кудрявцева.

М.Фәйрушина басым ясап әйткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләр  коммуналь хезмәтләргә һәм торак хезмәтләргә аерыла, аның беренчесе билгеләнгән тариф буенча санала һәм аларга бәяне хезмәт күрсәтә торган предприятие-оешма үзгәртергә хокуклы түгел. Болардан тыш, проблемалы мәсьәләләр бар, әйтик, лифттан файдаланган өчен тарифка ике бәя керә: йорт милке буларак аны карап тотуга (монысы мәҗбүри) һәм файдаланган өчен түләү, ләкин алар бергә исәпләнә һәм 1 нче катларда яшәүчеләр бүген шушы 2 бәяне түләргә мәҗбүр. А.Кудрявцева сүзләренчә, аны аерып исәпләү мөмкин булмаслык эш түгел, шуңа охшаш четерекле якларны исә яңа оешкан эшче төркем исәпкә ала. Эшче төркем, шулай ук,  федераль законга үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр дә әзерләячәк.

 Якын арада эшнең төп өлеше тәмамланачак, республика Премьер-министры моның өчен 3 ай вакыт бирде һәм киләсе ел тарифлары каралыр алдыннан шушы тикшеренүләр карарлар кабул иткәндә нигез булырга тиеш, диде М.Фәйрушина. Болардан тыш, халык күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең ничек исәпләнелүен, нормативларны белергә, тиешле күләмдә хезмәт күрсәтелми икән, акча түләгәнче канәгатьсезлекләрен белдереп мөрәҗәгать итәрлек булырга тиеш, диелде брифингта. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100