news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан килә торган түләүләр 6 проценка кимегән
Ел башыннан торак-коммуналь субсидияләр алучы гаиләләр саны 10 процентка арткан
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Хәзерге вакытта республикада торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан килә торган түләүләр, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 6 процентка кимегән. Кайбер районнарда кимү тагын да кискенрәк. Проблемалы төбәкләр исемлегендә Казан белән Чаллы шәһәрләре дә бар. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин белдерүенчә, җитәрлек финанслар алынмау инвестиция программаларын башкаруны, торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларының 2009-2010 нчы ягу сезонына сыйфатлы әзерләүен, энергия ресурслары өчен вакытында исәп -хисап ясавын куркыныч астына куя.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге катлаулы икътисади вәзгыять шартларында, бурычлыларга тиешле чаралар күрү белән беррәттән, керемнәре кимеп катлаулы хәлдә калган гражданнарга ярдәм чаралары күрү дә зарур. Торак-коммуналь түләүләре буенча бурычлары җыелган гражданнарны эшкә урнаштыру, адреслы субсидияләр белән тәэмин итү шундыйлардан.
РФ Торак кодексы нигезендә, торак-коммуналь хезмәтләргә гаилә кеременең 21 проценттан күбрәк өлеше киткәндә, адреслы торак-коммуналь субсидияләр каралган. Марат Хөснуллин белдерүенчә, ел башыннан республикада шундый адреслы субсидияләр алучы гаиләләр саны 10 процентка арткан (112 мең гаиләдән артык). Аерым районнарга килгәндә, кайберләрендә гражданнарның бу мәсьәләдә үз хокукларын белүе, активлыгы җитми. Мәсәлән, Питрәч, Алабуга районнарында субсидияләр өчен мөрәҗәгать итүчеләр саны 4 проценттан артмый, ә Югары Ослан районында мөрәҗәгать итүче бөтенләй булмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot