Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлар өчен 4 автомобильгә арест салынган
Милекчеләр бурычларын каплауны кайгыртмаса, автомобильләр шул әҗәтне түләү өчен кулланылачак
(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Яр Чаллы шәһәренең икенче бүлек суд приставлары, “Жилкомсервис” ҖЧҖ идарәче компаниясе вәкилләре белән берлектә, торак-коммуналь хуҗалык өчен зур күләмле бурычлары булганнар буенча рейд уздырган. Шушы идарәче ширкәт буенча гына да суд приставлары бүлегендә 1000 гә якын башкарма производство бар. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рейдта катнашучылар бер кичтә 100 гә якын фатирны йөреп чыккан. Бергәләп кылынган башкарма гамәлләр барышында көнкүреш мөлкәтенә 16 арест салынган, алар арасында микродулкынлы мичләр, кер юу машиналары, телевизорлар бар. Ике әҗәтле РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 17.14 маддәсе буенча, суд приставы-үтәүчесенең законлы таләпләре үтәлмәве өчен, административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук дүрт бурычлы затның транспорт чарасына арест салынган, анда һәркемнең әҗәте 150 мең сумнан да ким түгел. «ВАЗ-2109», «Шевроле Круз», «КИА Рио» һәм «КамАЗ» җаваплы төстә саклау өчен милекчеләргә калдырылган, әмма алар бурычларын каплауны кайгыртмаса, автомобильләр шул әҗәтне түләү өчен кулланылачак.
Рейд нәтиҗәләре буенча 10 башкарма производство үтәлү белән тәмамланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз