news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю дәрәҗәсе 94 процент тәшкил итә

Электрон рәвештә кергән түләүләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 1 мартына түләүләрнең «электроннар» өлеше – түләүләр суммасыннан 58,3 процент тәшкил итә, бу үткән елның шушы чорына карата 4,5 процентка артык.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). 2020 елның ике ае эчендә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю дәрәҗәсе 94 процент тәшкил итә. Уртача җыю күләме (март 2019 - февраль 2020) югары дәрәҗәдә саклана – 98 процент. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 7 муниципаль берәмлектә уртача җыю дәрәҗәсе югары: Казан, Чаллы шәһәрләре, Саба, Менделеевск, Түбән Кама, Чистай һәм Алабуга районнары.

Электрон рәвештә кергән түләүләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 1 мартына түләүләрнең «электроннар» өлеше – түләүләр суммасыннан 58,3 процент тәшкил итә, бу үткән елның шушы чорына карата 4,5 процентка артык.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100