news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак инспекциясе капиталь төзекләндерелгән күпфатирлы 33 йортны кабул итмәгән

Хәзер кисәтүләр юкка чыгарыла, якын арада Торак инспекциясе кабаттан шушы йортларга барачак.

Торак инспекциясе капиталь төзекләндерелгән күпфатирлы 33 йортны кабул итмәгән
Султан Исхаков

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда капиталь ремонт үткәрелгән күпфатирлы 33 торак йорт әлегә Торак инспекциясе тарафыннан кабул ителмәгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, быел республика күләмендә 991 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт уздыру планлаштырылган булган. Шул исәптән, 243 йорт – Казанда, 147се – Чаллыда. Төзекләндереләсе йортларның гомуми мәйданы 6,2 млн квадрат метр тәшкил итә.

“2017 елда капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә, 232 мең 145 кешенең торак шартлары яхшыра дигән сүз”, – диде Илдус Насыйров.

Төзекләндерү эшләре 164 подряд оешмасы тарафыннан башкарылган. Алар билгеле бер тәртип буенча сайлау узган, Торак-коммуналь хуҗалык фонды белән контрактлар төзегән. Моннан тыш, алар судподрядчыларны җәлеп итеп, барлыгы 300дән артык оешма катнашкан. “Быел, шулай ук, күпфатирлы 931 йортта индивидуаль ягу пунктларын урнаштыру планына кушылган идек. Эшләр тәмамланды”, – диде Илдус Насыйров.

Идарә башлыгы торак йортларда капремонт программасы өчен 6 млрд сумнан артык акча сарыф ителгәнен әйтте. Татарстан бюджетыннан 1 млрд 346 млн сум, муниципаль берәмлекләр бюджетыннан 1 млрд 73 млн сум акча күчерелгән, милекчеләр 2 млрд 969 млн сум акча керткән”, – дип ул милекчеләрнең 50 процентын диярлек түләгәнен билгеләп узды.

Илдус Насыйров әйтүенчә, декабрь ае башына күпфатирлы 981 йортта эшләр төгәлләнгән. Торак инспекциясе 941 йортны кабул иткән. Бу барлык йортларның 95 процентын тәшкил итә. 33 йорт әлегә кабул ителмәгән. “Төзекләндерү үткәргәндә, Торак инспекциясе йортның тулы тәртиптә булуын таләп итә. Хәзер кисәтүләр юкка чыгарыла, якын арада Торак инспекциясе кабаттан шушы йортларга барачак”, – диде ул.

Илдус Насыйров сүзләренчә, күпфатирлы 3 торак йортта эшләр әле тәмамланмаган. Җиңү проспекты буенча 35 нче йортта фасадны төзекләндерү эшләре бара.

“Шактый катлаулы эш башкарылган ул йортта. Әмма вакытында тәмамлап өлгермәгәннәр. Атна ахырына эшкә нокта куелыр. Кама Тамагы бистәсе Пионерская урамы буенча 6 нчы йортта башкарма комитет исәпләүләре дөрес булмаган, нәтиҗәдә, йорт фасадының бер ягына капремонт үткәрелми калган. Хәзер мәсьәлә чишелгән: яңа подрядчы җәлеп ителгән. Яңа Чишмә районы Ленин урамы буенча 46 нчы йортта эшләр барышында нигезнең торышы начар дип бәяләнгән, муниципаль казнадан өстәмә акча бүлеп бирелгән. 15 декабрьгә эшләр төгәлләнер дип көтелә”, – диде И.Насыйров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100