news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак хезмәтләренә түләү киләсе елда якынча 26 процентка артачак

Татарстан Республикасы буенча торак–коммуналь хуҗалык хезмәтләре җыелмасына тарифлар 2010 елга бер квадрат метрга 52 сум 26 тиен тәшкил итәчәк

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитет рәисе Марина Фәйрушина катнашында видеоконференция узды. Ул 2010 елда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар белән таныштырды.

Марина Фәйрушина тарифларның федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә көйләнүен хәбәр итте. 2010 елда исә тарифка бәйле карарлар кабул итү өчен нигез булып РФнең 2010-2012 елларга исәпләнгән социаль-икътисади үсеш фаразы тора.

Шулай итеп, 2010 елда Казанда җылылык энергиясенә тариф “Казэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте хезмәтләреннән кулланучылар өчен – бер Гкал өчен 999 сум 29 тиеннән, “Татэнергосбыт” ачык акционерлык җәмгыяте хезмәтләреннән файдаланучылар өчен 480 сумнан исәпләнә.

Электр энергиясенә тарифлар 9,85 процентка үсеп, бер киловат сәгате 2 сум 23 тиен тәшкил итәчәк. Газга бәяләргә килгәндә, гыйнвар аенда, декабрь аена караганда 2,7 процентка артачак һәм бер куб.метрга 2 сум 65 тиен, 1 апрельдән 2010 елның беренче кварталына караганда 14,7 процентка үсәчәк һәм бер куб.метрга 3 сум 4 тиен тәшкил итәчәк.

2010 елда көнкүреш максатларында кулланыла торган сыегайтылган (балоннардагы) газның бер куб.метры 15 сум 80 тиен тәшкил итәчәк (үсеш - 14,9 процент), ә транспорт чыгымнарын исәпкә алганда, бер кубометр газ 18 сум 40 тиенгә чыга (үсеш 15 процент тәшкил итә).

Марина Фәйрушина сүзләренчә, Татарстан Республикасы буенча торак –коммуналь хуҗалык хезмәтләре җыелмасына тарифлар 2010 елга бер квадрат метрга 52 сум 26 тиен тәшкил итәчәк. Аерым алганда, су белән тәэмин итүгә уртача тариф бер куб.метрга 14 сум 13 тиен тәшкил итә (2009 ел белән чагыштырганда 10 процентка үсә), су тарату хезмәте (водоотведение) өчен республикада уртача тариф 9 сум 93 тиенгә җитә (11 процентка арта), каты көнкүреш калдыкларын утилизацияләү хезмәтләре, 9 процентка артып, 52 сум 19 тиен тәшкил итәчәк.

Марина Фәйрушина аңлатып киткәнчә, Казанда бер бүлмәле фатирда бер кеше яшәсә, аның торак хезмәтләренә түләү киләсе елда якынча 26 процентка артачак. Ә исәпләүне квадрат метрга күчерү федераль законнарны гамәлгә ашыру белән бәйле дип аңлатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100