news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак белән тәэмин ителгән ятим балалар бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

Татарстан Министрлар Кабинеты торак белән тәэмин ителү хокукын гамәлгә ашырган ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тәртибен раслады. Аерым алганда, әлеге түләүне нормалар нигезендә булырга тиешле мәйданнан азрак мәйданлы торак урын бүлеп бирелгән ятим балалар  ала алачак. Шул турыдагы карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Бер тапкыр бирелә торган түләү ятим балага кайбер шартлар үтәлгәндә бирелә. Шулай итеп, аңа бирелгән торак урын хосусыйлаштырылырга тиеш. Шул ук вакытта, торакның мәйданы аны бирү моментына социаль наем килешүе буенча торак урын бирү нормасыннан ким булырга тиеш. Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклары булган һәм яшәү урыннары торак урыннары исемлегенә кертелгән торак хуҗалары да түләүләр ала алачак..

Түләү күләме индивидуаль рәвештә, торак мәйданы нормасыннан, торакның квадрат метры бәясеннән, инфляция коэффициентыннан һ.б чыгып исәпләнәчәк. Түләүләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Резерв фонды акчалары юнәлдереләчәк. Бу эшне ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Социаль үсеш идарәсе контрольдә тотачак.

Исегезгә төшерәбез, былтыр Татарстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 600 баланы торак белән тәэмин итү планлаштырылган иде. «Гражданнарны уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 56 миллион сум һәм республика бюджетыннан 903,5 миллион сум акча юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100