Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төпкә утырган теплоходның капитаны исерек булуы ачыкланган, 8 пассажир зыян күргән
Россия Тикшерү комитеты Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, «Восход-51» теплоходы Казанның Елга порты янында төпкә утыру нәтиҗәсендә сигез пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. Табиблар зыян күрүчеләрне тикшерә.
Моннан тыш, теплоход капитанының исерек булуы ачыкланган. Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе хезмәткәрләре әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
«Татар-информ» агентлыгы Казан янында Иделдә Зөя утравына юл тоткан «Восход-51» теплоходының төпкә утыруы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Транспорт прокуратурасы әлеге хәлдән соң тикшерү эшен башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз