Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Максим Топилин: Татарстанда яралы хәрбиләр өчен тернәкләндерү үзәге барлыкка киләчәк
Татарстанда махсус хәрби операциядән яраланып кайткан хәрбиләр, шулай ук инвалидлар өчен махсус тернәкләндерү үзәге булдыру буенча эш алып барыла. Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «7 дней» программасының «7 минут эчендә 7 сорау» рубрикасында шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, үзәкне урнаштыру өчен шифаханәләр билгеләнгән инде, аларны заманча таләпләргә туры китерергә кирәк.
«Махсус операциядән инвалид булып, яраланып кайткан кешеләр бар. Хәзер алар өчен Татарстанда яңа тернәкләндерү үзәге булдыру процессы бара», - диде Максим Топилин.
Ул билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру алдан планлаштыргандагы кебек тиз бармый, бу финанслау һәм проект документларын әзерләү мәсьәләләре белән бәйле. Шул ук вакытта, депутат сүзләренчә, үзәкне булдыру турында принципиаль карар кабул ителгән инде.
«Эш бара. Тизрәк булыр дип уйлаган идек, әмма тормыш үз таләпләрен куя. Карар кабул ителде. Үзәк, һичшиксез, булачак», - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз