news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Топилин Татарстанга дрон һөҗүме турында: Нацистлар үз йөзен күрсәтә

Россия Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Татарстан оешмаларына беспилотник белән һөҗүм итеп, нацистлар үз йөзләрен күрсәтте, дип саный.

«Без әлбәттә барысын да белә идек, әмма хәзер тагын бер дәлил: бүген иртән Татарстанның Алабугадагы һәм Түбән Камадагы пердприятиеләренә беспилотниклар һөҗүм итте», – дип язган депутат үзенең Телеграм-каналында.

Кешеләрнең исән булуы - иң мөһиме, дип язган ул.

Топилин әйткәнчә, мондый һөҗүмнәрнең максаты – коткы тарату һәм җәмгыятьтә паника тудыру. Әмма дошманнар Россияне куркыта алмый, дип ышана депутат.

«Безнең кешеләр Бөек Ватан сугышын узды, ә хәзер бу күренеш алдында кыю торды һәм торачак та», – дип язган депутат.

Искәртеп үтик, бүген, 2 апрельдә республиканың Алабугадагы һәм Түбән Камадагы оешмаларына беспилотниклар һөҗүм итте. «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев беспилотникларның НАТО илләре җайланмалары белән җиһазландырылган булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100